Логотип
Хәбәрләр

Казанда «JADIDFEST» фестивале узачак

1 декабрь көнне сәгать 11:00дән 00:00гә кадәр «Смена» заманча мәдәният үзәгендә дизайн һәм шәһәр мәдәнияте дөньясының көтелгән чарасы – «JADIDFEST» фестивале узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.Фе...

1 декабрь көнне сәгать 11:00дән 00:00гә кадәр «Смена» заманча мәдәният үзәгендә дизайн һәм шәһәр мәдәнияте дөньясының көтелгән чарасы – «JADIDFEST» фестивале узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Фестивальдә  яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, аш-су осталары, музыкантлар һәм башка индустрия вәкилләре белән танышу көтелә. Фестиваль кунакларына тематик остаханәләрдә катнашырга, дизайнер һәм мода белгечләре лекториен тыңларга, төрле тәм-томнар татып карарга, музыка тыңларга, Яңа ел бүләкләрен алырга мөмкин.

Фестиваль программасы: design-маркет, «Сабыйлар» үзәгеннән балалар мәйданчыгы, гыйлем фест, «Стереотипларсыз милли дизайн» темасына Акыл фабрикасы, лекторий, татар электрон музыкасы шоу-кейсы, нон-стоп каверлар каһвәханәсе һәм башкалар.

ТАТАР ЭЛЕКТРОН МУЗЫКАСЫ ШОУ-КЕЙСЫ

Yummy Music лейблы Djinn city, The Kam, Malsi Music, Ilgiz, K-Ru, Usal, VLTVN катнашындагы татар электрон музыкасы чарасын тәкъдим итәчәк.

ГЫЙЛЕМ ФЕСТ

JADIDFEST мәйданчыгында беренче татар телле республикакүләм ачык фән фестивале — «Гыйлем фест» узачак. Фестиваль ике этаптан: килеп һәм читтән торып эш башкару этапларыннан тора. Читтән торып тутырылган гаризалар нигезендә, оештыручылар Татарстанның төрле урта белем бирү оешмалары укучыларының 20 дән артык проектын сайлап алды. Шартлар буенча проект татар телле һәм билгеле бер продукт җитештерергә тиеш (инженер тәкъдим, программа, телефон кушымтасы, төгәл яки табигый фәннәр буенча фәнни-тикшеренү проекты, анимацион видео һ.б.).

DESIGN-МАРКЕТ

Design-маркетта Россия дизайнерларының милли компонентлы эшләрен алып булачак. Сәнгать эшләнмәләре, сувенирлар, кул эшләре, аксессуарлар, стильләштерелгән милли кием, балалар әдәбияты, милли аяк киеме, өй бизәкләре һәм башкалар. Монда ук татлы ризыклар белән татар чәен авыз итәргә булачак. Шулай ук Design-маркет территориясендә «Сабыйлар» үзәге балалар мәйданчыгы оештырачак, анда балалар төрле остаханәләрдә катнаша ала.

НОН-СТОП КАВЕРЛАР

Яшь һәм сәләтле музыкантлар каһвәханәдә тере тавышта популяр җырларга каверлар башкарачак. Музыкантлар арасында Булат Шәйми, Әдилә Әхмәтова, playthis_guitar, Зөһрә Вәлиева, Азат Гыймадиев булачак.

ЛЕКТОРИЙ: УДМУРТ ХАЛКЫНЫҢ ЗАМАНЧА МӘДӘНИЯТЕ

Дизайнер һәм язучы, милли компонентны шәһәргә кертү остасы Дарали Лели Ижевскның заманча мәдәни тормышы һәм шәһәрдәге милли мәдәният, удмурт әдәбияты, дизайны һәм музыкасы турында сөйлиячәк.

АКЫЛ ФАБРИКАСЫ: СТЕРЕОТИПЛАРСЫЗ МИЛЛИ ДИЗАЙН

1 декабрьдә фестивальдә «Стереотипларсыз милли дизайн» темасына Акыл фабрикасы узачак, анда танылган дизайнерлар, рәссамнар һәм мода белән дизайн осталары сүз тотачак. Шулай ук әлеге мәйданчыкта бушлай идеяләр тарату сеансы узачак, Башкортостан һәм Казахстан белгечләре заманча этно-брендлар, трендлар үзгәреше һәм этно-дизайн дөньясының актуаль вакыйгалары турында да сөйлиячәк.

29 ноябрь көнне сәгать 11.00дә «JADIDFEST» заманча шәһәр мәдәнияте фестивален үткәрү буенча рәсми пресс-конференция узачак.
Пресс-конференция урыны: «Смена» заманча мәдәният үзәге (Б. Шаһиди ур., 7). Журналистлар 28 ноябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча аккредитацияләнә ала: https://goo.gl/forms/KVYDfvjuqJtSIogk1.  «JADIDFEST» фестиваленә аккредитация 30 октябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча бара:
https://goo.gl/forms/KVYDfvjuqJtSIogk1.

Социаль челтәрләргә сылтамалар:  

https://vk.com/jadidfest  

https://www.facebook.com/jadidfest/  

https://www.instagram.com/pechanbazar/


 Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк