Логотип
Хәбәрләр

Казанда җәйгә Черек күлнең суы яңартылачак

Казанда «Черек күл» паркында җәйге сезонга әзерлек эшләре бара. Аерым алганда, күлдән су суырту башланды, яңасын май азагында тутыру планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, кышын паркта шугалак ясалган һә...

Казанда «Черек күл» паркында җәйге сезонга әзерлек эшләре бара. Аерым алганда, күлдән су суырту башланды, яңасын май азагында тутыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, кышын паркта шугалак ясалган һәм ул 14-нче декабрьдә рәсми рәвештә ачылган иде. Яңа ел төнендә генә дә шугалакта Казанның 10 меңгә якын кешесе һәм кунаклары булды. Хәзер «Черек күл» җәйге сезонга әзерләнә. Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, территорияне чистарту эшләре бара, шугалакның чикләре алына һәм су суыртыла. Паркта әле кар ятканда, кар сулары сулык касәсенә агып төшәр дип көтелә. Бу очракта су кабат суыртылачак. Күл төбен чистарту планлаштырылмый, ә менә сулык өслегеннән чүп-чарны җәен даими рәвештә җыеп тору күздә тотыла.

«Даими нигездә күл май азагына әзер булачак», - дип төгәллек керттеләр дирекциядә һәм сулыкның тирәнлеге 1,5 метр тәшкил итәчәк, дип өстәделәр.

Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәтендә шулай ук күлне яңа яшәүчеләр белән баету күз алдында тотылмый, дип сөйләделәр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 20-нче апрель көнне биредә, бөтен шәһәрдәге кебек үк, өмә узачак. Апрель ахырына кадәр белгечләр паркта 28 агачны корыган ботаклардан чистартачак һәм 2 авария хәлендәге агачны алып атачак. Май аенда паркта, шул исәптән үзәк клумбада чәчәкләр утырту планлаштырыла. Җәйге программа шәһәр паркларында һәм скверларында 4-нче майда старт ала. 

«Черек күл» - төбәк әһәмиятендәге XVIII-XIX гасырлар ландшафт архитектурасы һәйкәле, Казанның иң борынгы паркларыннан санала.

 

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк