Логотип
Хәбәрләр

Казанда көн саен 5 күчмә лаборатория һава сыйфатын тикшерә

Татарстан башкаласында һаваның сыйфатын тикшерү эше дәвам итә, диелә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Мундиаль уздырылуга бәйле рәвештә, «Форд Транзит» автомо...

Татарстан башкаласында һаваның сыйфатын тикшерү эше дәвам итә, диелә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Мундиаль уздырылуга бәйле рәвештә, «Форд Транзит» автомобиле базасындагы күчмә лабораторияләр яңа экологик-аналитик җайланма белән тәэмин ителде. Хроматографик AGA-LIGA анализаторы һавада ароматик углеводородлар – бензол, толуол, ксилол булу-булмавын тикшерү мөмкинлеген бирә. Ә портатив «Хроматэк-Газохром 2000» хроматографы нигезендәге автоматлаштырылган комплекс ярдәмендә бутилацетат, изопропилбензол һәм ацетон кебек һаваны пычрата торган матдәләрнең булу-булмавы ачыклана.

  • Чемпионат чорында Казанда көн саен 5 күчмә лаборатория эшли, алар 16 компонент буенча һавага анализ ясый. Автомобильдә метеорологик комплекс та бар, ул һаваның температурасын, басымын, дымлылыгын һәм җил юнәлешен үлчи.

Казанда һаваны шулай ук дүрт автоматлаштырылган контроль постында да тикшерәләр. Алар предприятиеләрнең эшен контрольдә тота. Хәзерге вакытта һавадан алынган пробаларны анализлау нәтиҗәсендә башкалада зарарлы матдә катнашмаларының артуы теркәлмәгән.  

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк