Логотип
Хәбәрләр

Казанда халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 еллыгы билгеләп үтелә

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). 9 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була...

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). 9 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

Оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстанның Баулы муниципаль районы. 
Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклелеләре, театр, эстрада артистлары, шагыйрьнең якташлары катнаша.

Кичәдә Фәнис Яруллин әсәрләре, аның щигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак.

Катнашалар - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев; Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Асаф Вәлиев; Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Илфат Камалиев, Гөлнара Тимерҗанова, Лилия Хәйруллина, ИлГәрәй, Чулпан Йосыпова, Саҗидә Әхмәтҗанова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, шагыйрьнең якташлары – Баулы районы сәхнә осталары.

Сценарий авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Индус Сирматов. Режиссер – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Башлана – 18.30

Фәнис Яруллин - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре, язучы, драматург. 1938 елның 9 февралендә Баулы районының Кызыльяр авылында туган. Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат булды.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк