Логотип
Хәбәрләр

Казанда Халыкара маммопластика мәктәбе узачак

Казанда Халыкара маммопластика мәктәбе узачак Казанга Россиянең утыз төбәгеннән һәм БДБ иленнән 450 белгеч – пластик хирурглар, онкологлар, маммологлар, микрохирурглар җыелачаклар. Казан, 28 апрель...

Казанда Халыкара маммопластика мәктәбе узачак

Казанга Россиянең утыз төбәгеннән һәм БДБ иленнән 450 белгеч – пластик хирурглар, онкологлар, маммологлар, микрохирурглар җыелачаклар.

Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). 13–15 майда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә V Халыкара маммопластика мәктәбе узачак. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика башкаласына Россиянең утыз төбәгеннән һәм БДБ иленнән 450 белгеч – пластик хирурглар, онкологлар, маммологлар, микрохирурглар җыелачаклар. Операция бүлмәсеннән реаль вакыт режимында сөт бизенең реконструктив-пластик һәм эстетик хирургиясе буенча күрсәтмә операцияләр, уку операция бүлмәләрендә практик дәресләр, бу юнәлештә чит ил һәм россия экспертлары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашкан интерактив лекцияләр сериясе һәм башкалар булачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк