Логотип
Хәбәрләр

Казанда хатын-кызлар бушлай тикшерү уза ала

Казанда табиблар хатын-кыз сәламәтлеге турында лекцияләр укый. Казанда 45 яшьтән 60 яшькәчә хатын-кызлар өчен бушлай «Сәламәтлек мәктәбе» узачак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матб...

Казанда табиблар хатын-кыз сәламәтлеге турында лекцияләр укый.

Казанда 45 яшьтән 60 яшькәчә хатын-кызлар өчен бушлай «Сәламәтлек мәктәбе» узачак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәламәтлек, климакс чоры һәм яшәү сыйфаты турында лекцияләр тыңларга, шулай ук атеросклероз һәм шикәр авыруына бушлай экспресс-тикшерү уза ала.

Лекцияләрне проект җитәкчесе – Акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры җитәкчесе Мәдинә Мәҗитова укыячак.

Чара 22 сентябрьдә 9-12 сәгатьләрдә «Ривьера»да узачак. Бу чарада катнашу өчен www.myginek.ru һәм www.womendoctor.online сайтларында, 8 (800) 707-28-11 телефоны, шулай ук wdo@rbpartners.ru. электрон почта аша язылырга мөмкин.

pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк