Логотип
Хәбәрләр

Казанда кинотеатрлы беренче торак комплекс

“Столичный” торак комплексы Чистай һәм Сибгат Хәким урамнары киселешендә урнашкан, ул Татарстан башкаласында иң зур торак комплекс булачак.   (Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). "#Суварстроит" к...

“Столичный” торак комплексы Чистай һәм Сибгат Хәким урамнары киселешендә урнашкан, ул Татарстан башкаласында иң зур торак комплекс булачак.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). "#Суварстроит" компаниясе Казанда кинотеатрлы беренче торак комплексы тәкъдим итте. Ул йортта яшәүчеләр өчен даими эшләячәк. “Столичный” Казанда бизнес-класслы иң зур торак комплексы булачак. Бу турыда журналистларга төзелеш компаниясе генераль директоры Руслан Нурмөхәммәтов сөйләде.

“Столичный” торк комплексы Чистай һәм Сибгат Хәким урамнары киселешендә, транспорт күп йөри торган урында урнашкан.

“Столичный” торак комплексының беренче чираты 2016 елның ахырында кулланышка тапшырылды. Монда 435 фатир бар. Аларның мәйданы 47 квадрат метрдан 190 квадрат метрга кадәр. Ишегалды территориясе бушлай Wi-Fi белән җиһазландырылган. Периметр буенча төрле яшьтәге сабыйлар өчен балалар мәйданчыклары бар. Шулай ук волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары да бар”, - дип сөйләде компания җитәкчесе Руслан Нурмөхәммәтов.

“Машинасыз ишегалды” йортның эчке территориясе концепциясе “Столичный”да яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итә. Торак комплексы зур ишегалды территориясендә заманча спорт инфраструктурасы белән генә түгел, ә шәхси фитнес-зал белән дә җиһазландырылган. Залга өйдән чыкмыйча гына кереп була. Комплекс территориясендә берничә уен мәйданчыгы бар. Алар кече яшьтәге балалар өчен исәпләнгән. Йортта яшәүчеләр үз балаларын якында гына гына урнашкан, “Столичный” комлексының үз территориясендәге бакчага йөртә алалар.

Компания йортта яшәүчеләр өчен ишегалдында гына кинотеатр төзегән. Атнага бер тапкыр олылар һәм балалар өчен кино күрсәтү оештырыла. Төзелеш компаниясе вәкилләре сөйләвенчә, “Столичный” торак комплексы – Казанда стационар кинотеатры булган беренче торак комплекс.

Комплексның күпсекцияле биналарының катлары төрлечә. Алар 15 каттан башлап 22 катка кадәр төзелгән. Биналарда төрле планировкалы 1465 фатир бар. Территориянең барлык мәйданы 150, ә төзелешнеке 6 мең квадрат метр тәшкил итә.

Руслан Нурмөхәммәтов сүзләренчә, “Столичный” Татарстан башкаласында иң зур торак комплексы булачак. Компания яшәүчеләр өчен мөһим булган мәсьәләне истә тоткан. Бу - парковкадагы урыннар. Комплекс территориясендә 1700 урынга исәпләнгән ике катлы җир асты паркингы бар. Йортта яшәүчеләр үз машиналарына лифт белән өйдән үк төшә ала.

“Алты секциядән торган беренче чират тапшырылды инде. Икенче чират төзелү стадиясендә. Әлеге вакытка ул 30 процентка әзер. Бүген анда паркинг төзү эшләре башкарыла. Балалар бакчасына нигез салынды”, - дип сөйләде компания вәкиле Сергей Ибрямов.

Торак комплексының иң югары биеклеге 22 катка җитә. Панорамалы тәрәзәләрдән шәһәрнең үзәк өлешенә – Кремль яр буена, Казансу елгасына матур манзара ачыла.

“Торак комплексындагы йортлар пыяладан эшләнгән кичү күперчекләре белән тоташтырылачак. Бу шундый күперле беренче торак комплекс булачак. Кичүләрдә йортта яшәүчеләр өчен ял урыннары оештырылачак”, - дип әйтте сату бүлеге җитәкчесе Гөлназ Фазлыева.

Комплекс территориясе видеокүзәтү системасына тоташтырылачак һәм тәүлек буенча сакланачак. Подъезд ишекләренә итальян системалы домофония урнаштырылган. Төзелеш компаниясе вәкилләре сөйләгәнчә, яшәүчеләр “акыллы йорт” системасын урнаштырып, аны смартфон аркылы контрольдә тота алалар.

Фото: А.Фәрхан

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк