Логотип
Хәбәрләр

Казанда "Үлемсез полк" тантаналы йөрешендә 165 мең кеше катнашкан

(Казан, 9 май, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар саны билгеле булды. Исәпләүләр буенча, катнашучылар саны 165 меңнән артык. Быел катнашучылар саны...

(Казан, 9 май, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар саны билгеле булды. Исәпләүләр буенча, катнашучылар саны 165 меңнән артык.

  • Быел катнашучылар саны буенча рекорд куелган. Узган ел акциядә 120 мең кеше катнашкан булса, быел 165 меңнән артык кеше тантаналы йөрешкә чыккан. Татарстан буенча быел якынча 363 мең кеше "Үлемсез полк" катнашучысы булган.

Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар 15:00 сәгатьтә Карл Маркс урамыннан Меңъеллык мәйданына кузгалды. Мәйданда бәйрәм уңаеннан концерт бара. 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты көтелә.

  • Бүген Казандагы бәйрәм салютын "Татар-информ" сайтында карап булачак. Салют 22.00 сәгатьтә башлана. Ул 3 минут дәвам итәчәк. Трансляцияне карау өчен сылтама:tatar-inform.tatar/internet-tv/209/

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк