Казанда җәмәгать транспортына транспорт картасы буенча түләү бәясе артты
Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында транспорт картасы буенча түләгәндәге билет бәясе артты. Шулай ук лимитсыз проезднойлар кертелде. Бу турыда "Транспортная карта" ААҖ сайтында хәбәр ителә....
Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында транспорт картасы буенча түләгәндәге билет бәясе артты. Шулай ук лимитсыз проезднойлар кертелде. Бу турыда "Транспортная карта" ААҖ сайтында хәбәр ителә.
Тарифлар таблицасыннан аңлашылганча, автобуста 50 тапкыр бару өчен проездной бетерелә. Ул 750 сум тора иде. Барлык электрон проезднойлар да лимитсыз була. Шәһәр транспортының барлык төрләре (шул исәптән метрода 50 тапкыр бару) өчен транспорт картасының бәясе 2500 сумга кадәр артты.
Барлык автобус маршрутлары өчен лимитсыз проездной 2300 сум торачак. Җир өстендәге электр транспортында чиксез санда йөри торган проездной 1600 сум тора.
Трамвай яки троллейбусның бер маршруты өчен проездной 1500 сум, бер автобус маршруты өчен проездной 1300 сум була.
Гыйнвар азагына кадәр транспорт картасы буенча түләү бер бару өчен 23 сум калып тора.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк