Логотип
Хәбәрләр

Казанда өмә көне билгеле

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Казанда гомумшәһәр шимбә өмәсе 28 апрельгә планлаштырылган. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте Казан шәһәре Башкарма комитетының Шәһәрне тышкы төзекләндерү комитеты...

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Казанда гомумшәһәр шимбә өмәсе 28 апрельгә планлаштырылган. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте Казан шәһәре Башкарма комитетының Шәһәрне тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжевка сылтама белән хәбәр итә.

1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәрдә территорияләрне санитар җыештыру буенча икеайлык уза. Беренче шимбә өмәләре шәһәрдә 14 апрельдә үткәрелде, дип билгеләп узган Куляжев.

Икеайлыкта 160 меңнән дә кимрәк кеше катнашмас, предприятие һәм оешмалар саны 3 меңнән артыр, дип көтелә. Өмәдә 3 мең махсус техника эшләячәк.

Хәзерге вакытта җыештыру эшләрен торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенең подрядчы оешмалары алып бара, дип белдргән Куляжев.

Бүгенгә кардан һәм пычрактан 10 млн квадрат метр юл һәм тротуарлар чистартылган. Бу - планның 50 проценты дигән сүз. 55 мең квадрат метрда юл кырыендагы коймалар, 130 тукталыш павильоны чистартылган, 550 ишек алды тәртипкә китерелгән.

Казан урамнары барлыгы 98 мең кубометр күләмендә төрле калдыклардан азат ителгән.

Май ахырына кадәр 20 млн квадрат метр юл, 17 млн квадрат метрда яшел зона, 300 га мәйданда парк һәм скверлар һәм башка урыннар тәртипкә китерелергә, чистартылырга тиеш.  

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк