Логотип
Хәбәрләр

Казанда Мөштәри һәм Щапов урамнары транспорт хәрәкәте өчен ябыла

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Казанда Мөштәри һәм Щапов урамнары транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Хәрәкәт урамнар киселешендә төзелә торган йорт янында туктатыла: 9 февральдән 12 февральгә кадәр...

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Казанда Мөштәри һәм Щапов урамнары транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Хәрәкәт урамнар киселешендә төзелә торган йорт янында туктатыла: 9 февральдән 12 февральгә кадәр – Мөштәри урамы ягыннан, 16 февральдән 19 февральгә кадәр – Щапов урамы ягыннан.

Хәрәкәт Мөштәри урамында канализация челтәрен һәм Щапов урамында суүткәрү челтәрләрен сузу эшләренә бәйле рәвештә туктатыла.

Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибар итәргә киңәш ителә, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк