Логотип
Хәбәрләр

Казанда мөслимәләр аулак өйгә җыела

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 15 февральдә, Казанда “Татар һәм кырым татарлары милли киеме” аулак өй кичәсе оештырыла. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хә...

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 15 февральдә, Казанда “Татар һәм кырым татарлары милли киеме” аулак өй кичәсе оештырыла. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аулак өйдә Татарстан һәм Кырым милли киемнәре буенча тарихчылар, танылган дизайнерлар, шул исәптән Нурия Зарипова (Nuriya UMAI) һәм Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам хокукы мөгаллиме Зәйнәб Баирова катнашачак.

Кызларга татар һәм кырым татарлары халыкларында милли костюмнарны кию традицияләре һәм аларның үзенчәлекләре турында сөйлиячәкләр, милли костюм үрнәкләрен күрсәтәчәкләр, шулай ук хиҗабның милли элементлар белән туры килүе турында мастер-класс үткәрәчәкләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында узачак (Габдулла Тукай ур., 38). Башлана 17.30 сәгатьтә. 

татар-информ

Фото: архив/Рамиль Гали, dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк