Казанда метроның “Имәнлек” станциясен Россия көнендә ачалар

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Казанда метроның “Имәнлек” станциясен 12 июньдә, Россия көнендә ачалар. Бу хакта “Татар-информ”га “Казметрострой” генераль директоры урынбасары Вениамин Тарзиманов сөйләде.
Аның сүзләренчә, хәзер төзекләндерү эшләре бара, поездларны йөртеп карыйлар, нигездә тышкы эшләр башкарыла.
“Бүген-иртәгә ЮХИДИдә киңәшмә узачак, анда хәрәкәт ничек оештырылачак, юлларны ничек ачачаклары турында сөйләшәчәкләр. Барысы да план буенча бара”, - дип билгеләп үтте Тарзиманов.
“Бу “Имәнлек” станциясен ачуның төгәл датасы. Бу дата Татарстан Президентына әйтелде”, - диде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте