Казанда “Һөнәр” фестивале ачылды

Шушы минутларда Камал театрында X «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале ачылды. Фестивальне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова ачты.

Эльвира Камалова әлеге театр фестивален оештырган Камал театрына рәхмәтен җиткерде, Театр елында республиканың театр дөньясында зур ачышлар буласына ышанычын белдерде, театр форумында катнашучыларга уңышлар теләде.

Фестиваль Камал театрында Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган “Тормышмы бу” спектакле белән башланды. Айдар Җаббаровның әлеге спектакле театр җәмәгатьчелеге тарафыннан татар театрында яңа сүз, зур вакыйга итеп кабул ителде. Ул дүрт номинация буенча “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты.

Көндез Кариев театры залында Алмаз Садриевның “Татар орнаменты. Җанлы бизәкләр” бәби театры күрсәтелде. Бәби спектаклен Казанга Минзәлә театры алып килде.

Фестиваль афишасына татар һәм рус телләрендә 17 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Кариев театры һәм "Угол" иҗат лабораториясендә барачак.

 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
153
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Минем хәлләр җырларлык түгел»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы