Логотип
Хәбәрләр

Казанда Нокса елгасы аша яңа күпер төзеләчәк

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Казанда Салмачы һәм Привольный бистәсе тирәсендә Нокса елгасы аша яңа күперне проектлау эшләре башланды. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Вахитов һәм Иде буе район...

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Казанда Салмачы һәм Привольный бистәсе тирәсендә Нокса елгасы аша яңа күперне проектлау эшләре башланды.
Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Вахитов һәм Иде буе районнарында яшәүчеләр белән очрашуда сөйләде, дип хәбәр итә Казанның башкарма комитеты матбугат хезмәте.

Тукай исемендәге Татар филармониясендә халык белән актуаль проблемалар турында фикер алышу өчен очрашу узды. Анда “Восточный” территориаль иҗтимагый идарә рәисе Дамир Имангулов та бар иде. Ул Казан мэрыннан яңа күпер төзелеше турында сорады.

“Без проектка акча бүлеп бирдек, проектлау тәмамлангач, аны республика программасына кертәчәкбез һәм төзелешкә рөхсәт алачакбыз. Планда ул бар, проблеманы беләбез, шуңа күрә беренче этапка акчаны үзебез бүлеп бирдек”, - диде Илсур Метшин

татар-информ

Фото: архив/Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк