Логотип
Хәбәрләр

Казанда онкология авыруларыннан үлүчеләр саны кимегән

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Узган елда Казанда онкология авыруларыннан үлүчеләр саны 6,8 процентка кимегән, дип хәбәр итте Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе...

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Узган елда Казанда онкология авыруларыннан үлүчеләр саны 6,8 процентка кимегән, дип хәбәр итте Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

«Иртә стадиядә ачыкланган яман шеш очраклары – 3,3, бер ел эчендә якты дөнья белән хушлашучылар саны һәм чирнең азып китү очраклары 4,8 процентка кимегән», - дип өстәде Хәлфиев.

2017 елда үлем-китем очраклары, 2016 ел белән чагыштырганда, 4 процентка диярлек, ә хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр арасында әлеге күрсәткеч 7,8 процентка азайган. Балалар арасында үлем-китем очраклары Европаның алга киткән илләре дәрәҗәсендә саклана һәм исәп-хисап елында ул 1 мең сабыйга 4,1 промилле тәшкил иткән, диде Хәлфиев.

татар-информ

Фото: metshin.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк