Логотип
Хәбәрләр

Казанда «Осанна» документаль фильмының премьерасы булды

Картина соңгы рус патшабикәсенең апасы тормышына багышланган. 18 июльдә, бөек кенәз хатыны Елизавета Федоровна Романованың үтерелүенә 100 ел тулган көнне, Казанда соңгы рус патшабикәсенең апасы тормы...

Картина соңгы рус патшабикәсенең апасы тормышына багышланган.

18 июльдә, бөек кенәз хатыны Елизавета Федоровна Романованың үтерелүенә 100 ел тулган көнне, Казанда соңгы рус патшабикәсенең апасы тормышына багышланган «Осанна» документаль фильмының премьерасы булды. Ел дәвамында фильмны Иерусалимда, Германиянең Дармштадт һәм Висбаден шәһәрләрендә, Казан, Мәскәү, Екатеринбургта һәм Елизавета фаҗигале рәвештә үлгән урында - Алапаевскида төшерделәр. Казанның танылган режиссер-документалисты Алексей Барыкин картинасы меценат Андрей Колмаков акчасына төшерелгән.

Фильмны карау бушлай булганлыктан, бер зал гына барлык тамашачыларны да сыйдыра алмады. Махсус кунаклар өчен икенче залны да ачарга һәм фильмны параллель рәвештә ике урында күрсәтергә булдылар. Тамашачылар арасында Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, В.Качалов театры җитәкчесе Александр Славутский һәм театрның әйдәп баручысы актрисасы Светлана Романова, «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да бар иде.



Патша гаиләсе үтерелүгә 100 ел тулуга багышланган фильмның премьерасы бер үк вакытта Россиянең берничә шәһәрендә (Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендәге «Синема 5» кинотеатрыннан тыш, Екатеринбург һәм Алапаевскида) узды. Соңрак картина Мәскәүдә күрсәтеләчәк. Фильм «Спас» һәм «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалларында берничә тапкыр трансляцияләнәчәк. Якын көннәрдә митрополиягә «Осанна» картинасы яздырылган дискларның тәүге тиражы тапшырылачак. Аны Казан Богородица монастыренда сатып алырга мөмкин. 

  • Елизавета Федоровна – XX гасырның руслар арасында иң танылган изге хатын-кызларыннан санала. Ул - Королева Викториянең кызы. Бөек князь Сергей Александровичка кияүгә чыга. Ире үтерелгәннән соң, хәйриячелек белән шөгыльләнә башлый. Мәскәүдә Марфа-Мария обителенә нигез сала. 1918 елда большевиклар тарафыннан вәхшиләрчә үтерелә – тереләй Алапаевск шахтасына ыргытыла. Фильм әлеге фаҗигале вакыйгаларга багышлана.

 

Фото: пресс-служба Алексея Барыкина, Рамиль Гали

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк