Логотип
Хәбәрләр

Казанда “Россия чаңгы эзе-2018” ярышларына теркәлү тамәмлана

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). 10 февральдә Казанда “Россия чаңгы эзе-2018” Бөтенроссия массалы ярышлар узачак. Ярышларда катнашу өчен Үзәк стадионның матбугат үзәгендә теркәлергә һәм старт ком...

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). 10 февральдә Казанда “Россия чаңгы эзе-2018” Бөтенроссия массалы ярышлар узачак. Ярышларда катнашу өчен Үзәк стадионның матбугат үзәгендә теркәлергә һәм старт комплекты алырга кирәк. Үзәкнең эш сәгатьләре – 9 февральгә кадәр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (Ташаяк ур., 2а, тел.(843)590-91-62).

Искәртергә кирәк, быел ярышлар шәһәрнең өч мәйданчыгында үтәчәк: Совет, Идел буе һәм Вахитов районнары өчен Горки-Әмәт урманында, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары өчен Казансу елгасы тугаенда (Гаврилов ур.).

Төп старт Юдино бистәсенең “Локомотив” стадионында биреләчәк, биредә Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр һәм республика һәм шәһәр хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре ярышачак. Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк