Логотип
Хәбәрләр

Казанда "Россия чаңгы эзе" ярышларында 20,6 мең кеше катнашты

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль, Алсу Сафина). Икенче ел рәттән Казанда "Россия чаңгы эзе" ярышларында 20 меңнән артык кеше катнашты. Ләкин бу әле чик түгел, дип уйлый Казан Мэры Илсур Метшин. "И...

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль, Алсу Сафина). Икенче ел рәттән Казанда "Россия чаңгы эзе" ярышларында 20 меңнән артык кеше катнашты. Ләкин бу әле чик түгел, дип уйлый Казан Мэры Илсур Метшин. "Иң мөһиме - массачылык, һәм бу матур гадәткә әйләнеп бара", - диде эшлекле дүшәмбедә шәһәр башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә чаңгы спорт төрен популярлаштыру өчен күп эш эшләнә: паркларда һәм урманнарда чаңгы трассалары барлыкка килде. "Көннән көн казанлылар сәламәт яшәү рәвешен сайлый, - диде Мэр. - Чаңгы спортын яратучылар саны артыр, дип ышанам, ә без моның өчен барлык шартлар тудырырбыз".

2, 3 һәм 5 км дистанцияләрдә массалы ярышларда укучылар, студентлар, шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Ярышларда катнашучылар арасында иң өлкәне Бөек Ватан сугышы ветераны 92 яшьлек Петр Яльдиряков булды.

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова искәртеп үткәнчә, Казан "Россия чаңгы эзе" ярышларында 13 тапкыр катнашты. Чаралар өч мәйданчыкта үтте: Горки-Әмәт урманында, Казансу яланында, "Локомотив" стадионында.

Беренчеләрдән булып стартка ГТО нормативларын тапшыручылар чыкты."2100 10-11 сыйныф укучылары арасында 374 кеше чаңгы ярышларын сайлады. Нәтиҗәләр чыгарылгач, укучыларга мактау билгеләре тапшырылачак", - диде С.Вострикова.

Моннан кала, Юдинода яшәүче 200 кеше торак массивның 100 еллыгына багышланган стартка чыкты. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ачылу тантанасы кысаларында Кореяда олимпия уеннарында катнашучы спортчылар хөрмәтенә флешмоб уздырылды.

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе сүзләре буенча, әлеге чарада шәһәр һәм республика җитәкчеләренең катнашуы матур гадәткә әйләнеп бара. Мәсәлән, ярышларда өченче урынны Башкарма комитетның Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин яулады.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк