Логотип
Хәбәрләр

Казанда Россиядә узачак театр елына багышланган бәйрәм үткәрелде

Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә театр елы игълан итү» хакындагы күрсәтмәгә кул куйган иде. Шул уңайдан, 13 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академи...

Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә театр елы игълан итү» хакындагы күрсәтмәгә кул куйган иде.

Шул уңайдан, 13 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда Россиядә узачак Театр елына багышланган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм программасында спектакльләрдән өзекләр, танылган артистлар белән фотосессия, истәлекле бүләкләр белән конкурслар, урам квесты һәм башкалар бар иде. Бәйрәмнең оештыручысы: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы.

Бәйрәмдә, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, В.И.Качалов исемендәге рус драма театры, К.Тинчурин татар театры, Г.Кариев яшь тамашачылар театры, Казан яшь тамашачылар театры, «Әкият» курчак театры, Болактагы театр һәм SDVIG камера театры катнашты. 13.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда Россиядә узачак театр елы башланырга күпме вакыт калганын санаучы исәп ачылды.

Чыганак: kamalteatr.ru

Фото: kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк