Логотип
Хәбәрләр

Казанда “Россиянең иң яхшы 100 товары” җиңүчеләрен бүләкләделәр

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казан ратушасында ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында “Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының федераль этабы...

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казан ратушасында ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында “Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының федераль этабы һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Анда сәнәгать-сәүдә министры Альберт Кәримов, төрле ведомство һәм идарә тармагы җитәкчеләре катнашты.
Бүләкләү тантанасын ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ачып җибәрде.

“Ел саен әлеге конкурсны үткәрү – республика тормышында күренекле вакыйга буларак урын алды. Бәйге предприятиеләрне сыйфатка өстенлек бирергә һәм көндәшлеккә сәләтле булырга стимуллаштыра, алга таба җитештерүне үстерергә өнди, яңа технологияләр кертү кирәклеген исбатлый. Бәйге башланган елдан бирле җитештерү базарына яңа товарлар чыкты, алар үз чиратында лаеклы рәвештә иң яхшылары дип табылды”, – диде ул.

Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, конкурс игълан ителгән көннән алып, анда 7 мең тирәсе товар һәм хезмәт күрсәтү катнашкан. Шуның 1400е, иң яхшылар исемлегенә кереп, лауреат булып танылган. Федераль дәрәҗәдә республикадан якынча 1700 товар һәм хезмәт күрсәтү тәкъдим ителгән. Шуның 600ы лаурет исеменә лаек.

“Боларның барысы да – уртак хезмәт нәтиҗәсе. Федераль дәрәҗәдәге “Россиянең иң яхшы 100 товары”на республикадан быел 176 товар тәкъдим ителгән. Аның 56 сы - лаурет. Бу – РФның барлык субъектлары арасында иң яхшы нәтиҗә”, дип билгеләп үтте ТР премьер-министры урынбасары.

Рөстәм Нигъмәтуллин “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Лаеклы бүләкләрен вице-премьер кулыннан “Нижнекамскшина” ПАҖ, “Зеленодольский хлебокомбинат” АҖ һәм “Мюстелла” ҖЧҖ җитәкчеләре алды.

Татарстанның сәнәгать предприятиеләре “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының “Җитештерү-техник кулланыштагы продукцияләр” номинациясендә бүләкләде. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов “ТАИФ-НК”, “Татнефть” ПАҖ, “Танеко” АҖ оешмаларына җиңүче дипломнарын тапшырды.

Предприятиеләрне әлеге конкурста катнашырга җәлеп итүдә актив муниципаль берәмлекләр дип Рөстәм Нигъмәтуллин Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт шәһәрләрен аерым билгеләп үтте.

Быел “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсында республиканың 419 товар һәм хезмәт күрсәтү оешмасы катнашкан. Шуның 110ы лауреат исеменә лаек булды. 
Әлеге бәйге “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында 2004 нче елдан бирле үткәрелә.
 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк