Логотип
Хәбәрләр

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган нәфис фильм тәкъдим ителде

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән...

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә әдипкә багышланган нәфис фильм тәкъдим ителде.

Фильм Шиһабетдин Мәрҗани еллыгы уңаеннан төшерелгән.

Фильмның продюсеры Нияз хәзрәт Сабиров Казан, Сәмарканд, Бохара кебек шәһәрләрдә дә төшерү эшләре алып барылуын әйтте.

“Бу фильм рус телендә төшерелде. Якын киләчәктә без аны татар телендә дә әзерләячәкбез”, - диде ул.

Конференциядә катнашучы галим, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов фильмның беренче татар телендә төшерелергә кирәк булуы турында фикерен белдерде. 
 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк