Логотип
Хәбәрләр

Казанда «Шомбай-fest 2019» фестивале лауреатлары игълан ителде

«Шомбай-fest 2019» фестивале лауреатлары арасында «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Сказка о царе Салтане» спектакле дә бар. Ул «Иң яхшы музыкаль чишелеш» номинациясендә җиңеп чыкты. Бүген «Шомба...

«Шомбай-fest 2019» фестивале лауреатлары арасында «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Сказка о царе Салтане» спектакле дә бар. Ул «Иң яхшы музыкаль чишелеш» номинациясендә җиңеп чыкты. Бүген «Шомбай-fest 2019» фестивале ябылды, аның нәтиҗәләре билгеле булды.

Фестиваль лауреатлары бүген «Әкият» татар дәүләт курчак театры залында игълан ителде. Җиңүчеләргә дипломнарны жюри рәисе Ольга Глазунова, жюри әгъзалары – режиссер һәм педагог Виктор Шрайман, театр белгечләре Анна Константиновна һәм нияз Игъламов, сәнгать белгече Роза Солтанова тапшырды.

Уфа курчак театрының «Мостай Кәрим. Якын офыклар» спектакле «Фестиваль яңалыгы» номинациясендә билгеләп үтелде, иң яхшы рәссам эше буларак Оренбург театры билгеләнде, «Актерлар ансамбле» номинациясендә Курск театрын җиңүче дип игълан иттеләр.

«Иң яхшы актерлык эше» номинациясендә Хакасия театры артисты Рима Зәйнуллина дипломга ия булды. Ә иң яхшы режиссер эше буларак Владимир Бирюрюковның Пенза курчак театрында куелган спектакле спектакле табылды. Фестивальнең иң яхшы спектакле дип жюри Карелия курчак театрының «Железо» спектакле игълан ителде.

Фестивальнең махсус дипломнарын Нияз Игъламов тапшырды. Франция һәм Италиядән килгән курчак театры спектакльләре, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Җырла, курай, уйна, Шомбай» спектакле, Хакасия курчак театры рәссамы Валерий Полуновский һәм Пермь курчак театры артисты Наталия Красильникова махсус дипломнарга ия булдылар.

«Шомбай-fest 2019» фестивале Казанда 23 – 28 октябрь көннәрендә үтте. Фестивальнең ябылу тантанасы «Әкият» татар дәүләт курчак театрының 85 еллыгы белән берләштерелеп үткәрелде. Тантана театр тарихы турында мәгълүмат һәм котлаулар белән дәвам итте.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк