Логотип
Хәбәрләр

Казанда соңгы кыңгырау бәйрәме ни сәбәпле булмый һәм чыгарылыш сыйныфларны нинди сюрприз көтә?

Казанда шәһәркүләм Соңгы кыңгырау бәйрәме булмый. Мондый карар чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнары күп булуы сәбәпле кабул ителгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мәгариф идарәсе җи...

Казанда шәһәркүләм Соңгы кыңгырау бәйрәме булмый. Мондый карар чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнары күп булуы сәбәпле кабул ителгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләгән. 

«Уку елы тәмамланырга берничә көн калып бара. Кече яшьтәге мәктәп укучылары каникул җиткәнне көткәндә, безнең чыгарылыш сыйныф укучылары иң дулкынландыргыч бәйрәмгә әзерләнә. Шәһәрдәге чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 23 һәм 25 майда мәктәп линейкаларында яңгыраячак. Имтихан марафоны ахырында чыгарылыш сыйныф укучыларын мэриядән күңелле сюрприз көтә - 26 июньгә зур шәһәр чыгарылыш кичәсе планлаштырылган», - дигән ул.

Илсур Метшин әлеге идеяне хуплаган һәм карар Казан мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары һәм укытучылары белән бергә кабул ителүен әйткән.

«Дөрес тәкъдим. Без педагоглар коллективы, мәктәп директорлары, балаларның үзләре белән киңәшләштек һәм чыгарылыш кичәсен күчердек. Мәктәпләрдә, һичшиксез, бәйрәм линейкалары узачак, ә без зур матур бәйрәмне имтиханнар үткәргәннән соң оештырырга тырышачакбыз», - дигән шәһәр башлыгы.

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк