Логотип
Хәбәрләр

Казанда төп Яңа ел чыршылары «Казан» үзәге янында һәм «Черек күл» паркында урнаштырылачак

Яңа ел бәйрәмендә Казан Европа стилендәге ярминкәләргә бай булачак, аларда милли колоритлы товарлар тәкъдим ителәчәк. Казанда төп Яңа ел чыршылары «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында...

Яңа ел бәйрәмендә Казан Европа стилендәге ярминкәләргә бай булачак, аларда милли колоритлы товарлар тәкъдим ителәчәк.

Казанда төп Яңа ел чыршылары «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында урнаштырылачак. Бу хакта «Туризмны үстерү комитеты» оешмасы директоры Дарья Санниковага сылтама белән шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа елга әзерлекнең төп үзенчәлеге булып, шәһәрдәге барлык чыршылар бизәлешен бер тематикага берләштерү тора. Төп чыршылар «Черек күл» паркында һәм «Казан» гаилә үзәге янында урнаштырылачак»,  диелгән әлеге хәбәрдә.

Яңа ел бәйрәмендә Казан Европа стилендәге ярминкәләргә бай булачак һәм анда милли колоритлы товарлар тәкъдим ителәчәк.

Татарстан башкаласында ресторан һәм кунакханәләр тематик кичәләр оештыра. Анда сәхнә йолдызлары, шул исәптән Россиядән дә, катнашулары көтелә. Шәһәрне иллюминацияле миллионлаган утлар бизиячәк.

Бәйрәм көннәрендә шәһәр халкын һәм кунакларны шулай ук музейларда да көтәләр. Каникул көннәрен күңелле дә, файдалы да итеп үткәрүдә төрле чаралар оештырыла.  

 

Фото: Рамил Гали

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк