Логотип
Хәбәрләр

Казанда Төрки кино халыкара фестивале ачылды

Татарстанның төрки дөнья белән хезмәттәшлеге елдан-ел арта бара. Бу хакта Төрки дөнья халыкара фестивале ачылу тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте. “Төрки дөнья белән б...

Татарстанның төрки дөнья белән хезмәттәшлеге елдан-ел арта бара. Бу хакта Төрки дөнья халыкара фестивале ачылу тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте.

“Төрки дөнья белән багланышларга Татарстанның игътибары – мәдәният тармагында иң перспективалы максатларның берсе”, - диде Дамир Натфуллин.

Төрки дөнья белән арадашлыкның әһәмиятле булуы турындагы фикере ачылу тантанасында чыгыш ясаучыларның барысы да куәтләде. Төрки дөнья киносы ассоциациясе президенты Хуҗакули Нарлиев әлеге эшләр өчен мөмкинлекләр тудырган Татарстанга, Мәдәният министрлыгына һәм “Татаркино” оешмасына рәхмәтләрен җиткерде.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов киноның халыкларны берләштерә алу көченә басым ясады, илләр арасында икътисади гына түгел, ә рухи һәм мәдәни элемтәләрнең әһәмиятле булуын әйтте.

  • Төрки кино фестивалендә Казахстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия, Башкортстан вәкилләре катнаша.
  • Казанның “Мир” книотеатрында 23 июньгә кадәр Төрки кино фестивале фильмнары күрсәтеләчәк.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк