Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды пленар утырышы бара
"Бүген җыелган Һәркем татар милләте өчен җан атып яшәүче шәхесләр", - диде Рафис Борһанов Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII бөтенроссия съезды...
"Бүген җыелган Һәркем татар милләте өчен җан атып яшәүче шәхесләр", - диде Рафис Борһанов
Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII бөтенроссия съезды пленар утырышы бара.
Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ана телебезнең милләтебезне берләштерүче зур көч булуын билгеләп узды. "Телне, мәдәниятне, традицияләрне саклап калуда төп рольне укытучылар уйный. Бүген җыелган Һәркем татар милләте өчен җан атып яшәүче шәхесләр. Милли юнәлештәге эшләрегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм", - диде министр.
Ул съездның өч көн барганын әйтте. Кукмарада делегатларның милли мәгариф торышы белән танышуларын белдерде. "Халкыбызның "киңәшле эш таркалмас" дигән мәкале бар", - диде Борһанов.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән миристрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров бүген төп сорауларның берсе туган телләрне укыту белән бәйле булуын искәртте. "Резолюцияне карадым- закон проектына карата борчылу бар. Министрлык бу сорау белән системалы нигездә шөгыльләнә. Министрлыкта эшче төркем төзелде, аңа галимнәр, мәгариф идарәләре органнары вәкилләре керде. Без кирәкле норматив документлар эшлибез. Безгә хәзер нормативны яңартырга туры киләчәк. Урыннарда эш ничек оештырылуын карыйбыз", - диде.
Петров әле БДИлар тәмамланып озак та үтмичә, проблемаларны чишү юллары турында сөйләшергә төрле төбәкләрдән Казанга килүләре өчен, укытучыларга рәхмәтен җиткерде. "Бу хәрәкәттә бергә барып, карарлар кабул итәчәкбез. Без Татарстандагы коллегаларга хас булганча эш итәчәкбез. Монда төрле мәсьәләләр акыл белән уйлап эшләнгән. Туган телләрне укытуны да шулай оештырачакбыз. Без хәзер урта мәктәптә туган телләрне өйрәтү концепциясен эшлибез", - дип белдерде ул.
- Съезд эшендә Россиянең 32 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан һәм Казахстаннан 700 делегат катнаша.
Фото: Гөлнар Гарифуллина
Автор: Гөлнар Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк