Казанда Татарстан Республикасы гимны авторы Рамазан Байтимеров истәлегенә багышланган кичә булачак

14 май көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында фронтовик-шагыйрь, Татарстан Республикасы гимны авторы Рамазан Байтимеров истәлегенә багышланган «Очрашырбыз әле җырларда...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

Кичәдә танылган җырчылар Эмиль Җәләлетдинов,  Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Газинур Фарукшин, Зөлфия Зарипова, Рөстәм Гыйльфанов, Гүзәл Гыймаева җитәкчелегендәге “Гармония” вокаль ансамбле, язучылар Данил Салихов, Таһир Шәмсуаров һ.б. катнаша. Кичәне Гөлназ Вәгыйзова алып бара.

Шигърият һәм җыр бәйрәменә рәхим итегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
300
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Усал хатын мужикны чүпрәккә әйләндерә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы