Логотип
Хәбәрләр

Казанда әти-әниләрне дә, балаларны да Skills Bazaar эшче һөнәрләр фестиваленә чакыралар

Әти-әниләрне дә, балаларны да Казанда узучы Skills Bazaar ярминкәсенә - эшче һөнәрләр фестиваленә чакыралар. Бүген Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Skills Bazaar ярмин...

Әти-әниләрне дә, балаларны да Казанда узучы Skills Bazaar ярминкәсенә - эшче һөнәрләр фестиваленә чакыралар. Бүген Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Skills Bazaar ярминкәсен ачып җибәрде.

Эшче компетенцияләр ярминкәсе Казанның Горки-Әмәт урманында уза.

“Миндә бик яхшы хисләр туды. Бүген без шәһәрдә яңа мәдәниятне гадәткә кертеп җибәрәбез. Әти-әниләрне дә, балаларны да эшче һөнәрләр фестиваленә чакырабыз. Бу эш алар булачак һөнәрләрен иртәрәк сайласын - профориентация булсын өчен кирәк”, - дип сөйләде журналистларга Рафис Борһанов.

Министр сүзләренчә, ул сәнәгатьче буларак, эретеп-ябыштыру һәм робот техникасы стендларын кызыксынып караган.

  • Skills Bazaar осталык ярминкәсе 2019 елда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатына әзерлек чараларының бер өлеше булып тора.
  • Фото Григорий Князев

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк