Логотип
Хәбәрләр

Казанда Тимур Акулов белән хушлашырга йөзләрчә кеше җыелды

(Казан, 3 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген киң җәмәгатьчелек һәм дәүләт эшлеклеләре Татарстан Президенты ярдәмчесе Тимур Акуловны соңгы юлга озата. Хушлашу чарасы Кариев театрында бара. Мә...

(Казан, 3 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген киң җәмәгатьчелек һәм дәүләт эшлеклеләре Татарстан Президенты ярдәмчесе Тимур Акуловны соңгы юлга озата. Хушлашу чарасы Кариев театрында бара. Мәрхүм белән хушлашырга йөзләрчә кеше җыелды. Алар арасында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, депутатлар, хөкүмәт вәкилләре, иҗат һәм дин әһелләре дә бар.

"Хөрмәтле ватандашлар, милләттәшләр, Фәридә ханым, балалар, туганнар! Язмыштан узмыш юк. Шуңа карамастан, Тимур Юрьевичның безнең арадан иртә китүе аянычлы. Әгәр дә дәүләт эшендә эшләмәсә дә, иманым камил, Тимур Юрьевичны күреп белгән, аның белән сөйләшеп калган һәр кеше бүгенге кебек хушлашырга килер иде. Аның иң зур сыйфаты - кешеләрне ярату сыйфаты. Кемнән генә сорама, аның турында барысы да бер сүз әйтә: "Нинди яхшы кеше иде!" Бу - иң зур бәя. Ул дөньяда тирән эз калдырды", - диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт киңәшчесе Тимур Акуловның профессиональ сыйфатларын да телгә алынды.

"Үзгәртеп кору елларында Тимур Юрьевич - үзенең әзерлеге белән зур эшләр башкарган кеше. Ул гарәп, инглиз, үзбәк, татар, рус телләрен камил белә иде. Аның әзерлекле булуы аркасында, чит илләр белән яхшы мөгамәлә урнаштыра алдык. Бу - иң зур эз. Бар халкыбыз исеменнән рәхмәт сиңа! Бу эз югалырга тиеш түгел. Син үз эшеңне эшләдең. Тыныч йокла!" - диде Минтимер Шәймиев матәм чарасында.

Тимур Акулов - Дәүләт Думасының алтынчы чакырылыш депутаты. Ул 1991-2012 елларда Татарстан Президенты ярдәмчесе вазифасын башкарды. Тышкы эшләр Департаменты директоры булып торды. Акулов кичә 65 яшендә вафат булды.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та мәрхүм Тимур Акуловның хатыны Фәридә Акуловага телеграмма юллаган иде.

"Тормыш иптәшегез Тимур Юрьевич Акулов вакытсыз вафат булу сәбәпле, тирән кайгыгызны уртаклашам. Искиткеч, күпкырлы кеше дөньядан китте. Аның бөтен көче, энергиясе, таланты безнең республикага, Ватанга хезмәт итүгә багышланган иде. Тимур Юрьевич актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек елларында республикада халыкара өлкәдә чын профессионал, компетентлы, оста җитәкче абруен яулады", диелгән иде телеграмма текстында.

Тимур Акулов бүген Иске Татар зиратында җирләнәчәк.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк