Логотип
Хәбәрләр

Казанда “Том Сойер фест – 2018” фестивалендә катнашу өчен йортларны сайлау старт алды

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль, Екатерина Виславская). Казанда “Том Сойер фест – 2018” фестивалендә катнашу өчен йортларны сайлау старт алды. Инициатив төркем әгъзалары 12 йортны карап, аларда яш...

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль, Екатерина Виславская). Казанда “Том Сойер фест – 2018” фестивалендә катнашу өчен йортларны сайлау старт алды. Инициатив төркем әгъзалары 12 йортны карап, аларда яшәүчеләр белән аралаштылар.

Фестиваль 2015 елда Самарада барлыкка килде, Казанда ул өченче тапкыр үтәчәк. 2018 елда “Том Сойер фестка” Россиянең 11 шәһәре кушылачак. Аның идеясе волонтерлар профессиональ төзүчеләр һәм реставраторлар җитәкчелеге астында шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан агач йортларның фасадларын бушлай төзекләндерүдән гыйбарәт. Фестивальнең максаты – тарихи мохитне актуальләштерү, шәһәрлеләрнең игътибарын тарихи йортларны саклап калуга юнәлтү.

Чәк-чәк музее директоры, “Том Сойер фестның” кураторларының берсе Дмитрий Полосин сүзләре буенча, Казанда 54-кә якын кыйммәтле агач йортлар калган. Барысын берьюлы төзекләндерергә мөмкин түгел.

“Волонтерларны студентлар, массакүләм матбугат чаралары аркылы март тирәләрендә җыя башлыйбыз. Әлегә яңа кешеләр теләк белдермәде, ләкин безнең 15-20 кешедән торган нигезебез бар. Казандагы фестивальдә катнашучыларның уртача яше – 30, - диде ул. – Өлкән буынны җәлеп итәрбез. Төрле яшьтәге төркемнәрнең әлеге фестивальгә мөнәсәбәте дә төрле. Барысы да моны җитди, ләкин кирәкмәс эш, дип саный. Ягъни, бу йортларны күптән сүтәргә кирәк булган. Өлкән буын кешеләре моны аңлый алмый, алар өчен бу йортларны коткарып булмый, ә яшьләрне әлеге йортларның Казаныбызның башлангычы булуында ышандыру кыен”.

Фестивальдә төзекләндерелергә мөмкин булган йортлар арасында Волков, Гоголь, Достоевский, Жуковский, Зоя Космодемьянская, Калинин, Мехчылар, Нариманов, Сара Садыкова, Фатыйх Кәрим һәм Щапов урамнарында урнашкан 12 йорт карала. 7 кешедән торган инициатив төркем әгъзалары йортларны карап, аларда яшәүчеләр белән аралашты.

“Үзебез генә, белгечләрсез йөрдек, шуңа да йортларның техник торышын биредә яшәүчеләр сүзләреннән чыгып бәяләдек. Бер үк вакытта Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе аркылы да йорт буенча мәгълүмат алына”, - дип аңлатты Д.Полосин.

Җәен казанлылар бары 3-4 йортны гына төзекләндерә алачаклар. Апрельгә кадәр волонтерлар финалга чыккан йортлар исемлеген төзергә тиеш булалар, аннан соң, белгечләр белән йортларны карап чыккач, эш күләме һәм смета төзеләчәк. Төзекләндерү эшләрен май аенда башларга планлаштырыла.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк