Логотип
Хәбәрләр

Казанда Туймазы татар дәүләт театры гастрольләре уза

5, 6, 7 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Башкортстан республикасының Туймазы татар дәүләт драма театры гастрольләре үтәчәк. Туймазы театры коллективы Каз...

5, 6, 7 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Башкортстан республикасының Туймазы татар дәүләт драма театры гастрольләре үтәчәк.

Туймазы театры коллективы Казан тамашачысына 3 комедия тәкъдим итә. 5 ноябрьдә театр сөючеләрне «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең «Кече шәһәрләрдәге театрлар» проекты нигезендә Х.Ибраһимов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Җизнәкәй» музыкаль комедиясенә чакырабыз. Спектакльнең режиссеры – Илнур Муллабаев. Рәссам – Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов. Композитор – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин. Биюләр куючы – Башкортстанның атказанган артисткасы Чулпан Аскарова.

6 ноябрьдә Казан тамашачысы хозурына «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең «Кече шәһәрләрдәге театрлар» проекты нигезендә Т.Миңнуллинның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе тәкъдим ителә. Спектакльнең Режиссеры Башкортстанның атказанган артисты, Шәехзада Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин. Рәссам – Юлия Гыйләҗева. Композитор – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов.

7 ноябрьдә тамашачыларны күренекле башкорт драматургы Ә.Атнабаевның «Игезәкләр» комедиясе көтә. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев куйган. Рәссам – Рөстәм Бөймөхәммәтов, композитор – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин.

Елдан-ел театрның гастрольләр картасы да зурая, киңәя. Коллектив үзенең спектакльләрен Республикабызның барча районнарында, шәһәрләрендә генә күрсәтеп калмыйча, күрше Татарстанда, Оренбург, Самара, Ульянов, Пермь, Чиләбе өлкәләрендә, башкалабыз—Мәсәкәүдә һәм Екатеринбург шәһәрендә, Казахстанда, хәтта Төркиянең башкаласы Анкарада чыгышлар оештырды.

Туймазы татар дәүләт драма театры башкалабыз тамашачысын гастроль спектакльләренә чакыра. Туймазы иҗатчылары илебезнең төрле төбәкләренә сибелгән, аларны танып, ихлас уенын сагынып көтеп алган үз тамашачысы янына ашкына. Үзәкләребезгә үткән проблемаларны ачып салып, челтерәп торган моңлы телебезне яңгыратып артистларыбыз спектакль уйнаганда милләттәшләребез сәхнәдәге тормыш белән бер дулкынга кереп, халкыбызның рухын, йөрәк тибешен тоеп җанына сихәт ала. Ерак җирләрдә спектакль уйнау, яңа тамашачылар табу, алар алдында сынау тоту иҗатчыларның осталыгын, тәҗрибәсен арттыру чарасы да булып тора.

Чыганак: Туймазы татар дәүләт драма

театрының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк