Логотип
Хәбәрләр

Казанда туып үскән фигуралы шуу остасы Россия беренчелегендә җиңү яулаган

Камилә Вәлиева бүгенге көндә Мәскәүдә яши һәм Россия башкаласын тәкъдим итә. Тверь шәһәрендә узучы 11, 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында фигуралы шуу буенча Россия беренчелегендә Казанда...

Камилә Вәлиева бүгенге көндә Мәскәүдә яши һәм Россия башкаласын тәкъдим итә.

Тверь шәһәрендә узучы 11, 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында фигуралы шуу буенча Россия беренчелегендә Казанда туып үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче Камилә Вәлиева җиңү яулаган. Бу хакта җирле Tverisport.ru басмасы хәбәр итә.

Тренер Этери Тутберидзеда шөгыльләнүче 12 яшьлек Камилә Вәлиева өч программа нәтиҗәләре буенча 273,51 балл җыюга ирешкән.

«Миңа Тверьдә чыгыш ясау бик ошады. Әмма үз чыгышымнан канәгать калмадым. Кыска программада барысы да килеп чыкмады. Алга таба хаталарны төзәтәчәкбез», - дигән фигуралы шуу остасы бүләкләү тантанасыннан соң.

13 яшькә кадәрге кызлар арасында Тутберидзеның тагын бер шәкерте – Софья Акатьева — икенче, Софья Самоделкина өченче урынга лаек булган. Алар барысы да - Мәскәүдән. Татарстан өчен чыгыш ясаган Елизавета Осокина һәм Сәйдә Закирова 9 һәм 21нче урыннар белән генә канәгатьләнгән.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк