Логотип
Хәбәрләр

Казанда Уфа «Нур» театрының гастрольләре ачылды

Кичә, Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Башкортстан республикасының Уфа «Нур» татар дәүләт театры гастрольләре ачылды. Академия театрының зур сәхнәсеннән тамашачыларны «Нур» т...

Кичә, Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Башкортстан республикасының Уфа «Нур» татар дәүләт театры гастрольләре ачылды. Академия театрының зур сәхнәсеннән тамашачыларны «Нур» театры директоры Илдар Хаҗиев, театрның баш режиссёры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов, Камал аристлары – Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Зиһаншин һәм Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин сәламләде.

Рәсми ачылыш танатанасында «Нур» театры тарафыннан коллегаларына истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм Х.Вахитның «Туй алдыннан» спектакле куелды.

Искәртәбез, 9 – 13 гыйнвар көннәрендә Г.Камал театры сәхнәсендә Уфа «Нур» театры үзенең иң яхшы спекакльләрен тәкъдим итәчәк.

Рәхим ит, театр сөюче дустым!

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: teatrnur.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк