Логотип
Хәбәрләр

Казанда VI «Абязов-фестивале» ачылды

         Кичә, 5 декабрьдә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында VI «АБЯЗОВ-ФЕСТИВАЛЬ»нең ачылыш тантанасы узды. Быелгы фестиваль «РОКовая классика» исеме астында үткәрелә һәм аның төп темасы...

         Кичә, 5 декабрьдә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында VI «АБЯЗОВ-ФЕСТИВАЛЬ»нең ачылыш тантанасы узды. Быелгы фестиваль «РОКовая классика» исеме астында үткәрелә һәм аның төп темасы рок белән классика синтезына багышланган.

Фестиваль ачылышының төп кунагы буларак күптән түгел 21 еллыгын билгеләп үткән «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясады. Шунысы үзенчәлекле, ансамбль чыгышлары «La Primavera» камера оркестры белән берлектә барды. Биредә рок юнәлешендәге җырларның оркестр уйнавы белән үрелеп баруы, хәтта татар халык җырларының рок эшкәртелешендә яңгыравы да әлеге тамашага ямь өстәде. Әйтергә кирәк, бу концерт С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үткәрелгән гадәти чаралардан аерылып торды. «Волга-Волга» төркеме артистлары биредә тамашачыларны җырлатты, хәтта биетте дә!

Фестивальнең махсус кунагы «Голос» тапшыруы финалисты, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Калимуллина чыгышы тамашаны тагын да җанландырып җибәрде.

Алдагы көннәрдә фестиваль кысаларында танылган рок-башкаручы, «Голос 60+» проекты финалисты Николай Арутюнов һәм «Quorum» төркеме чыгыш ясаячак.

Өченче концерт «The Beatles» төркеменең иҗатына багышланачак. Фестивальнең 4 нче көнендә Олег Сакмаров һәм аның иҗат төркеменең (Мәскәүдән килгән актерлар һәм музыкантлар) Казанның «Гармония» хоры белән берлектә чыгышлары көтелә.

«Абязов-фестивале»нең ябылу тантанасында махсус эшләнгән Pink Floyd — The Dark Side of the Moon («Темная сторона Луны») альбомын тыңлап булачак. Проектның махсус кунагы – Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова.

Шулай ук фестиваль көннәрендә Казан рәссамы Татьяны Лярсонның күргәзмәсе эшләячәк.

Текст һәм фото: А.Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк