Казанда WorldSkills чемпионатында укучылар эшче һөнәрләр буенча көч сынашачак

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Киләсе елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча узачак XXXXV һөнәри осталык чемпионатында укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен үзенчәлекле программа әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Посетитель» программасын оештыру департаменты җитәкчесе Анна Рахметова сөйләде.
«Ярышларның 4 көнендә 150 мең кеше, ягъни балалар һәм аларның әти-әниләре "Казань Экспо" мәйданчыгында булачак. Чемпионат кунаклары ярышларны караудан тыш, кайбер эшче һөнәрләр буенча үзләрен дә сынаячак. Мисал өчен, алар букет җыя яки агач эшендә башкара ала”, - диде ул.
Рахметова сүзләренчә, Россия Мәгариф министрлыгы аша чакырылган Федерациянең башка субъектларыннан 8 меңнән артык кунак килүе көтелә.
WorldSkills стандартлары буенча Һөнәри осталык Дөнья чемпионаты конкурсы – ул эшче һөнәрләр бөтендөнья конкурсы. Казанда чемпионат 2019 елның 22-27 августында узачак.
Фото: департамент организации программы «Посетитель»
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 13:36
-
4 июль 2022 - 10:34
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте