Логотип
Хәбәрләр

Казанда яңа архив бинасы төзеләчәк

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Президенты карары буенча Казанда яңа архив бинасы төзеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан архивлары буенча 20...

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Президенты карары буенча Казанда яңа архив бинасы төзеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан архивлары буенча 2017 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова хәбәр итте.

Декабристлар урамы 4 йорт адресы буенча төзеләчәк яңа архив бинасы замана таләпләренә туры китерелеп салыначак.

“Яңа мирасханә бинасы тарихи документларны уңайлы һәм тиешле рәвештә сакларга мөмкинлек бирәчәк, – диде Ирада Әюпова. – Анда 1,5 млн саклау берәмлеге (документлар) урнаштырачакбыз. Бүгенге көндә Татарстан архивларында саклана торган документлар 7,5 млн тирәсе. Шуларның 5 миллионы дәүләт архивында саклана”.

Сүз уңаеннан,  соңгы өч елда дәүләт архивы хезмәткәрләренең хезмәт хакы ике тапкырга арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча архивчылар аена 29 мең сум акча алган. 2015 елда, мәсәлән, аларның уртача хезмәт хакы 12 мең сум булган.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк