Казанда яхшы һава торышы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак

Узган ялларда Казанга чып-чын җәй килде: уртача температура +18 градус тәшкил итә. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев шул хакта белдерде, дип хәбәр итә КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге.
«Татарстан Гидрометеоүзәге фаразларыннан күренгәнчә, Казанда яхшы һава торышы алдагы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак», - дип искәртте профессор Переведенцев.
Моннан тыш, Казанда көн кояшлы булачак, явым-төшемнәр көтелми. 21 июньдә республикага циклон килеп, яңгыр яварга һәм температура түбәнәергә мөмкин.
Июньнең беренче яртысында Татарстан башкаласы төньяк циклоннар йогынтысында иде, шунлыктан уртача температура нормадан 4-5 пунктка түбәнрәк булды, дип ачыклык кертте КФУ профессоры.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
23 гыйнвар 2023 - 12:35
-
20 гыйнвар 2023 - 16:30
-
20 гыйнвар 2023 - 10:49
-
19 гыйнвар 2023 - 11:11
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте