Логотип
Хәбәрләр

Казанда яшүсмерләр арасында шахмат буенча Россия Кубогы этабы ачылды

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Кичә, 22 мартта, “Рәшит Нәҗметдинов исемендәге үзәк балалар һәм яшүсмерләр олимпия резервы махсус шахмат мәктәбе” автономияле өстәмә белем бирү дәүләт...

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Кичә, 22 мартта, “Рәшит Нәҗметдинов исемендәге үзәк балалар һәм яшүсмерләр олимпия резервы махсус шахмат мәктәбе” автономияле өстәмә белем бирү дәүләт учреждениесендә "Рәшит Нәҗметдинов мемориалы – шахмат буенча малайлар һәм кызлар арасында Россия Кубогы этабы" ачылды. Турнир шахмат ярышларын Татарстан Республикасында һәм Россиянең башка төбәкләрендә популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Бу турыда кичә Россия Кубогы этабын ачу чарасында әйтелде.

Турнир 29 мартка кадәр дәвам итәчәк. 29 март көнне соңгы 9нчы тур булганнан соң, шахмат буенча ярышлар ябылачак һәм 30 март көнне Россиянең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар кире үз төбәкләренә кайтып китәчәк.

Турнирда Россиянең 19 төбәге: Мәскәү, Югра Ханты-Манси автономияле округы, Ямал-Ненец автономияле округы, Пермь крае, Смоленск, Ульяновск, Архангельск, Оренбург, Тамбов, Киров, Новосибирск, Свердловск, Иваново, Самара, Липецк өлкәләре, Чуваш, Башкортстан, Марий Эл һәм Татарстан Республикалары вәкилләре катнаша.

Татарстан Республикасы данын Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Балтач, Биектау, Әтнә, Кукмара һәм Чистай шахматчылары яклый.

Турнирда барлыгы 346 бала катнаша:

Малайлар, 9 яшькә кадәр – 52 кеше
Кызлар, 9 яшькә кадәр – 19 кеше

Малайлар, 11 яшькә кадәр – 96 кеше
Кызлар, 11 яшькә кадәр – 41 кеше

Малайлар, 13 яшькә кадәр – 64 кеше
Кызлар, 13 яшькә кадәр – 25 кеше

Егетләр, 15 яшькә кадәр – 36 кеше
Кызлар, 15 яшькә кадәр – 13 кеше

Турнир шахмат ярышларын Татарстан Республикасында һәм Россиянең башка регионнарында популярлаштыру, спорт осталыгы дәрәҗәсен күтәрү һәм иң көчле яшь шахматчыларны билгеләү, Россия Федерациясенең күрше регион шахматчылары белән дустанә элемтәләрне ныгыту, Рәшит Нәҗметдинов истәлеген мәңгеләштерү, Россиядә балалар шахматы ярышларының берләшкән системасын үстерү, Россия Кубогы этабының шахмат ярышлары буенча җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләү максатларыннан һәм бурычларын гамәлгә кую максатыннан үткәрелә.

Ярышларны үткәрү гомуми җитәкчелеген “Россия шахмат федерациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы башкара. Турыдан-туры уздыру Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына һәм Татарстан Республикасының шахмат Федерациясенә йөкләнә.

Турнирның директоры – Нәркиз Сәйфетдинов.

Белешмә:

Рәшит Нәҗметдинов исемен йөрткән шахмат мәктәбе 1975 елның сентябрендә нигезләнгән. Рәшит Нәҗметдинов - шахмат буенча халыкара дәрәҗәдәге оста, шашка буенча спорт остасы, биш тапкыр РСФСР чемпионы, илнең командалы беренчелекләрендә өч тапкыр ССРБ (Белоруссия) чемпионы.

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк