Казанда язучы Вакыйф Нуриевның иҗат кичәсе булачак

12 ноябрь 17 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында язучы, журналист Вакыйф Нуриевның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узачак, дип хәбәр итә Язучылар берлеге.
Вакыйф Нуриев – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе.
70кә якын хикәя авторы. 1990 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Бүре кадәр бүрек» дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. 2006 елда аның «Җиденче палата», «Карга карагы», «Әбиесә - әфлисун» повестьлары дөнья күрә.
Чыганак:Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан