Логотип
Хәбәрләр

Казандагы Дөнья чемпионаты мәйданчыкларын кемнәр файдаланачак

Футбол уены өчен кырларда ясалма өслек җәю ниятләнә. (Казан, 2 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионатына дип булдырылган мәйданчыклардан республиканың балалар спор...

Футбол уены өчен кырларда ясалма өслек җәю ниятләнә.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионатына дип булдырылган мәйданчыклардан республиканың балалар спорт мәктәпләре файдаланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов IT-паркта – Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә хәбәр итте.

Ул Австралия, Япония, Колумбия җыелмалары тренировкалар өчен сайлаган футбол стадионнарының спорт мәктәпләре карамагына биреләчәген әйтте. Сүз уңаеннан, ул Югары Ослан районында футбол бүлеге ачылачагын белдерде. "Базалар федераль акчага салынган иде. Хәзер анда табигый газон, киләчәктә аларны ясалма өслекләргә алмаштыру күздә тотыла. Нәтиҗәле кулланыш ягыннан алар уңайлырак",- дип белдерде ул.

Хәлил Шәйхетдинов республикада 8 меңнән артык бала һәм үсмернең футбол белән шөгыльләнүен әйтте.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк