Казанлылар балаларына Мелетий, Леон, Стефания, Әмин, Амелина, Айхан исемнәре биргән

1 марттан 14 мартка кадәр Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 458 бала (223 малай һәм 235 кыз) тууы теркәлгән.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Никита, Самирә, Артем, Кәрим, Аяз, Матвей, Софья, Арина, Алиса, Тимур, Кирилл. Сирәк кушылган исемнәр: Мелетий, Леон, Стефания, Әмин, Радима, Латыйфа, Любовь, Рената, Амелина, Айхан.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә – 54. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 700 һәм 4780 грамм.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 123 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 21 һәм 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 71 һәм 62 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 09:00
-
27 май 2022 - 09:01
-
26 май 2022 - 15:42
-
26 май 2022 - 11:20
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте