Логотип
Хәбәрләр

Казанлылар инглиз, кытай һәм төрек телләрен бушлай өйрәнә алачак

Казанда барлык теләүчеләр инглиз, кытай һәм төрек телләре буенча бушлай дәресләргә языла алалар, ә чит ил гражданнары өчен рус теле укытылачак. Тел курсларын Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге ка...

Казанда барлык теләүчеләр инглиз, кытай һәм төрек телләре буенча бушлай дәресләргә языла алалар, ә чит ил гражданнары өчен рус теле укытылачак.

Тел курсларын Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге каршында эшләп килүче Изге Иоанн Шанхай һәм Сан-Францисский исемендәге мәдәни-агарту үзәге уздыра.

Һәр тел буенча дәресләр атнага бер тапкыр үткәреләчәк. Инглиз теле буенча дәресләр сишәмбе (башлангыч дәрәҗәдәге Elementary), чәршәмбе (Intermediate дәрәҗәсе өчен) һәм пәнҗешәмбе (Upper-Intermediate) узачак. Инглиз теле буенча курсларга язылырга теләүчеләргә телне белү дәрәҗәсен билгеләү өчен алдан тест узарга кирәк.

Кытай теле буенча дәресләр пәнҗешәмбе һәм җомга оештырылачак. Төрек теле буенча дәресләр расписаниесе әлегә мәгълүм түгел.

Автор: Александра Иванова

         Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк