Казанлылар "Кырлай" паркы артындагы яшел зонаны чистартачаклар

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). 21 һәм 22 июльдә "Кырлай" паркы артындагы урманда өмә узачак. Активистлар әлеге территорияне чүптән арындырырга планлаштыра. Әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган шәһәрлеләрне чарада катнашырга чакыралар.
"Казанга мәхәббәтебезне күрсәтик. Инициатива белдереп, бу урынны төзекләндерик", - дип язалар активистлар социаль челтәрләрдә.
Чарада катнашучылар 10.00 сәгатьтә "Кырлай" паркының үзәк капкалары янында очрашалар, чүп капчыклары һәм бишбармаклар алып килергә киңәш ителә.
фото: www.kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан