Казанлылар тарафыннан җыелган 1260 кг чыршы кәҗәләргә азыкка китте
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Казанда гыйнвар бәйрәмнәреннән соң старт алган акциядә 1260 килограммнан артык яңа ел чыршылары җыелган. Искәртергә кирәк, яңа ел чыршыларын ике кабул итү пунктын...
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Казанда гыйнвар бәйрәмнәреннән соң старт алган акциядә 1260 килограммнан артык яңа ел чыршылары җыелган. Искәртергә кирәк, яңа ел чыршыларын ике кабул итү пунктында җыйдылар: Гадел Кутуй урамында һәм Җиңү проспектында урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә. 3 февраль көнне “яшел йөк” Югары Ослан районының Шеланга авылындагы фермер хуҗалыгына җибәрелде, биредә чыршылар кәҗәләргә витаминлы азык сыйфатында кулланылачак.
Кышын малларның яшел азыгы юк, шуңа да чыршылар вакытлы булды. Кәҗәләр чыршыларның чәнечкеләрен һәм кайрыларын кимерәләр, калган өлешләреннән фермер он ясый. Килеп чыккан катнашма йорт кошлары – үрдәк, тавык һәм казлар азыкларына өстәлә.
Әлеге акция Казанда икенче тапкыр үтте. Узган елда фермер хуҗалыгына 163 чыршы җибәрелде. Быел әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр саны ике тапкыр арткан, дип хәбәр итә Идел буе экология компаниясе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк