Логотип
Хәбәрләр

Казаннан Тегеранга туры авиарейс ачылды

Татарстанда һәм Иранда яшәүчеләр 3 сәгать 20 минутта күчеп утырмыйча оча ала. Бүген Казан аэропортына Тегераннан беренче туры рейс ачылды. Очышлар пәнҗешәмбе һәм якшәмбе булачак. Юлда булу вакыты 3...

Татарстанда һәм Иранда яшәүчеләр 3 сәгать 20 минутта күчеп утырмыйча оча ала.

Бүген Казан аэропортына Тегераннан беренче туры рейс ачылды. Очышлар пәнҗешәмбе һәм якшәмбе булачак. Юлда булу вакыты 3 сәгать 20 минут тәшкил итә.

 

«Бүген безне Иран белән бәйләүче беренче рейсны тантаналы ачу чарасы булды. Безнең өчен бу мөһим проект, аның өстендә күп эшләдек», – диде Туризм буенча Дәүләт комитетының туристлык продуктын этәрү бүлеге җитәкчесе Айгөл Балахонцева журналистларга.

Беренче рейс белән Ираннан 14 кеше килде, дип билгеләп үтте ул.

Туры авиаочыш Иран-Татарстан маршрутын, шулай ук чыгымнарны шактый кыскарта, диде Айгөл Балахонцева. Аның сүзләренчә, элек Мәскәү, Баку яки Инстанбулда күчеп утырып кына барып итәргә мөмкин иде. Юлга 9-12 сәгать вакыт кирәк була иде.

татар-информ

Фото: Регина Гумарова

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/02/170794/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк