Логотип
Хәбәрләр

Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә тест режимында электрон чират эшли башлады

Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә тест режимында электрон чират эшли башлады. Сервистан интернет аша ТР хезмәт күрсәтүләре портла ярдәмендә яисә язылу терминаллары аша файдаланырга...

Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә тест режимында электрон чират эшли башлады. Сервистан интернет аша ТР хезмәт күрсәтүләре портла ярдәмендә яисә язылу терминаллары аша файдаланырга мөмкин. Терминал һәм 10 визуаль һәм тавыш мәгълүмат бирү мониторы Груздев ур., 5 адресы буенча урнаштырылган. Барлык төр муниципаль хезмәт алуга язылырга мөмкин. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга отчет бирү барышында Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина.

Отчет барышында билгеле булганча, электрон чиратның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә оештырылуы очраклы түгел. Ел саен ведомствога гражданнарның мөрәҗәгать итүе арта бара: 2017 елда алар саны 31869 теркәлгән – бу 2013 ел белән чагыштырганда, 1,6 тапкыр, 2015 ел белән чагыштырганда 10 меңгә артык. Бигрәк тә муниципаль хезмәтләрне алу өчен бирелгән гаризалар саны арткан – 2017 елда алар саны 23668 булган, бу исә 2013 ел белән чагыштырганда, 4,3 тапкыр артык. Шулай итеп, бер айга идарәгә 5000 мөрәҗәгать килә, ә көнгә биредә 100-200 кеше кабул итәләр.

“Кабул итү зонасында навигация системасы ясадык, биредә шулай ук видеокүзәтү урнаштырырга планлаштырыла. Без бик күп кеше кабул итәбез, кайвакыт шикаятьләр була, видеоязмалар аларны чишүдә ярдәм итә алачак. Моннан кала, бу коррупциягә каршы бик яхшы корал булып тора”, - диде И.Дябилкина.

Гариза бирүчеләр уңайлылыгы өчен Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә “Планета задач” вывеска эскизларын алдан карау өчен электрон система кертелгән. Анда 1936 проект каралган. Моннан кала, ведомство Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе проектында катнаша. Аның кысаларында 5 муниципаль хезмәт тулысы белән электрон рәвештә күрсәтелә.

Искәртергә кирәк, электрон чиратны һәм муниципаль структураларга язылуны оештыру бурычы халык белән эшләү сыйфатын арттыру өчен куелды. 2016 елда Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенә электрон язылу буенча пилот проекты тест режимында эшли башлады. 2017 елда кешеләр әлеге сервис белән 12 мең тапкыр файдаланган. 15 гыйнвардан Казанда районнар администрацияләренә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталы аша язылырга мөмкин булды. Башкарма комитет бүлекчәләре эшен анализлау нәтиҗәсендә әлеге сервисны Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында һәм Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсендә кертергә планлаштырыла.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк