Логотип
Хәбәрләр

Казанның берничә урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнде

Казанда берничә урамда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында кабул ителде.20 августка кадәр Артиллерия, Кызыл Октябрь, Академик Арбузов урамыннан Кавалерия ура...

Казанда берничә урамда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында кабул ителде.

20 августка кадәр Артиллерия, Кызыл Октябрь, Академик Арбузов урамыннан Кавалерия урамына кадәр, Кавалерия, Оборона, Зенит, Металлчылар, Строитель урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә.

30 сентябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте Бохара урамында, Ватан урамыннан Крылов урамына кадәр, чикләнә.

Чикләүләр юл төзекләндерү эшләре барышында автотранспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында кертелә.

 

kzn.ru

Фото Казан мэриясенең рәсми порталыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк