Логотип
Хәбәрләр

Казанның ел укытучысы билгеле булды

Бүген Казан ратушасында Татарстанның иң яхшы укытучыларының исемнәрен атадылар. 2нче интернат-лицейның биология укытучысы Наил Мирсәетов «Казан шәһәренең ел укытучысы – 2019» һөнәри осталык бәйгесен...

Бүген Казан ратушасында Татарстанның иң яхшы укытучыларының исемнәрен атадылар. 2нче интернат-лицейның биология укытучысы Наил Мирсәетов «Казан шәһәренең ел укытучысы – 2019» һөнәри осталык бәйгесенең җиңүчесе дип табылды.

«Мондый бәйгедә җиңү – безгә, безнең командага һәм шәхсән миңа карата хөрмәт билгесе һәм гаять зур җаваплылык ул», - диде конкурсның абсолют җиңүчесе.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Наил Мирсәетов 2нче интернат-лицейда 2013 елдан бирле эшләвен әйтте. «Иң элек әлеге мәктәптә, аннары Мәскәү педагогика университетында укыдым, хәзер КФУда аспирантура тәмамладым. Лицейда һәм Казан федераль университетында укытам», - диде ул.

Педагог Казанны «Ел укытучысы» республика бәйгесендә тәкъдим итәчәк

Быел «Казан шәһәренең ел укытучысы – 2019» һөнәри осталык бәйгесе инде 29нчы тапкыр оештырылды. Сынаулар 2018 елның октябреннән 2019 елның февраленә кадәр үткәрелде.


 татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк