Логотип
Хәбәрләр

Казанның Нагорная урамында якынча бер айга транспорт хәрәкәте өлешчә ябыла

Зур Кызыл урамыннан Япеев урамына кадәрге юлда ремонт эшләре башкарылачак. Казанның Нагорная урамында якынча бер айга транспорт хәрәкәте өлешчә ябыла. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә. Машинал...

Зур Кызыл урамыннан Япеев урамына кадәрге юлда ремонт эшләре башкарылачак.

Казанның Нагорная урамында якынча бер айга транспорт хәрәкәте өлешчә ябыла. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.

Машиналар хәрәкәте юлның Зур Кызыл урамыннан Япеев урамына кадәрге өлешендә ябылачак. Анда 19 июльдән 17 августка кадәр ремонт эшләре башкару күздә тотыла.

Шулай ук 27 июльдән ике тәүлеккә һәм 3-5 август көннәрендә Серов урамындагы яңа торак комплекс янында юл өлешчә ябык булачак.

Фото: Ильнар Тухбатов

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк